Дүртөйле районында модернизациядән соң халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ачылды. Хәзер ул “Русия эше” кадрлар үзәге дип атала.
Яңарту ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Демография” милли проектының “Халыкны эш белән тәэмин итүгә булышлык” федераль проекты кысаларында башкарылган.
Үзәктә эш бирүчеләр белән очрашулар киңлеге, балалар өчен аерым зона булдырылган. Яңартылган кадрлар үзәге “бер тәрәзә” принцибы буенча эшли.
Үзәкне модернизацияләү заманча мөмкинлекләр булдыруга гына түгел, ә клиентлар белән эшләүдә яңа алымнар кертүгә дә юнәлдерелгән. Бу беренче сөйләшүдән башлап эшкә уңышлы урнашуга кадәр югары дәрәҗәдәге хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк. Һәрбер эш эзләүче индивидуаль план алачак, ә карьера консультантлары аларны эш эзләүнең һәр этабында озата барачак. Эш эзләүчеләргә – карьера, ә эш бирүчеләргә кадрлар консультантлары ярдәм итә.
– Хезмәткәрләр өчен дә, клиентлар өчен дә яхшы шартлар тудыра алуыбыз сөенечле. Һәр клиентка – ул эш эзләүче яки эш бирүче булсынмы – индивидуаль караш төп өстенлек булачак. Дүртөйле халкын яңартылган үзәктә көтәбез, – ди район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов.