Башкортстанда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты гамәлдә булган алты ел эчендә 1800 км юл, 1480 погон метр озынлыктагы 21 күпер ремонтланган, 95,5 км озынлыктагы 13 юл һәм 794 метр озынлыктагы ике күпер төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Бу хакта БР Транспорт министрлыгында искә төшерделәр.
2025 елдан эш «Тормыш өчен инфраструктура» яңа милли проекты кысаларында дәвам итәчәк. Агымдагы елда төбәктә 658 п.м күперне һәм 400 км артык юлны норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Шул исәптән Магнитогорск — Ира, Стәрлетамак — Белорецк — Магнитогорск, Стәрлетамак — Раевка, Бүздәк — Дәүләкән, Уфа — Иглин — Красная Горка — Павловка һәм башка трассалар.