Милли проектлар
18 февраль 2025, 05:30

Башкортстан Кытайга коры сөт экспортлады

Кытай-Башкортстан хезмәттәшлеге ныгый.

Башкортстан Кытайга коры сөт экспортладыБашкортстан Кытайга коры сөт экспортлады
Башкортстан Кытайга коры сөт экспортлады

 Мәләвез сөт-консерва комбинаты Кытайга 15 тоннадан артык коры сөт экспортлады, дип хәбәр иттеләр Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсендә.

РФ дәүләт чигендә белгечләр тарафыннан алынган коры сөт пробалары

Россельхознадзор карамагындагы сынау лабораториясендә тулы күләмдә лаборатор тикшеренүләр узды.

"Анализ нәтиҗәләре буенча куркыныч организмнар ачыкланмады. Сөт продукциясе импортер ил таләпләренә туры килә", - дип билгеләделәр күзәтчелек ведомствосында.

2025 ел башыннан Башкортстан 44 тоннага якын коры сөт экспортлаган. Элегрәк Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров төбәкнең Кытай белән хезмәттәшлек планнары турында сөйләгән иде.

 Исегезгә төшерәбез, «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» милли максаты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты гамәлгә ашырыла.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас