2025 елда Тормыш Иминлеге Нигезләре (ОБЖ) һәм хезмәт кабинетларын яңа корылмалар белән тәэмин итәчәкләр.
“Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында агымдагы елда республика мәктәпләренең “Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау” һәм “Хезмәт (Технология)”кабинетларын яңарыш көтә. Бу максатка 203,5 миллион сум акча бүләчәкләр.
Яңа комплектларны республиканың 689 муниципаль һәм 22 дәүләт мәктәпләре алачак.
Хезмәт кабинетларын яңа фрезер, лазер һәм агач эшкәртү станоклары, аш-су бүлмәләре кирәк-яраклары белән җиһазландыру көтелә.
Фото: old.glavarb.ru