Башкортстанда 2025 елда “Гаилә” милли проекты кысаларында яңа модульле хатын-кызлар консультацияләре төзиячәкләр.
Бүген төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмә вакытында ана һәм бала сәламәтлеген саклау буенча чаралар комплексын тормышка ашыру буенча мәсьәләләр каралды.
БР Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, республикада 889419 бала яши, аларның 90 проценты искәртү тикшеренүләре үткән.
Башкортстанда яшәүче һәр дүртенче бала шифаханә-курорт дәвалавы алган, 10 меңнән артыгы медицина реабилитациясе үткән. 2024 елда медицина учреждениеләрендә 3728 балага махсуслаштырылган һәм югары технологик медицина ярдәме күрсәтелгән, 1762 баланы федераль үзәкләргә юллаганнар.