2024 елда Башкортстанда бизнеска бүленгән дәүләт ярдәме 1 миллиард сумнан артып киткән.
Республикада Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасы” милли проекты кысаларында киңкырлы эш алып барыла. Мәсәлән, бу максатка федераль казнадан былтыр – 436,2 миллион, төбәк казнасыннан 8,9 миллион сум акча бүленгән.
Эшкуарларга төбәк казнасыннан гомум алганда 477,1 миллион сум, тагын да 94,8 миллион сум урындагы бюджеттан бүленгән. Болар хакында БР хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә БР эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенкао хәбәр итте.
Фото: Башинформ.