Милли проектлар
16 февраль 2025, 13:04

Туймазыда — спорт үсештә

Туймазы шәһәренең балалар (яшүсмерләр) иҗаты сараеның «Стайер» берләшмәсендә тәрбияләнүчеләр үзләренең физик мөмкинлекләрен тикшерергә булдылар.

Туймазыда — спорт үсештәТуймазыда — спорт үсештә
Туймазыда — спорт үсештә

Күптән түгел беренче тапкыр «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыруда катнаштылар алар. Үсеп килүче буын арасында ГТО тапшыруны популярлаштыру «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында оештырылган. Шулай ук ул «Яшьләр һәм башкалар» милли проекты максатларын алга сөрә.

— ГТО нормативларын тапшыру үсеп килүче яшь буынны сәламәт һәм спорт белән мавыктыргыч итеп тәрбияләү планында мөһим һәм кирәкле эш. Бездә тәрбияләнүчеләрнең барысы да үзләренең нәтиҗәләреннән канәгать калдылар һәм хәзер алар ГТО билгеләрен түземсезлек белән көтәләр, — дип ассызыклады Туймазы шәһәренең балалар (яшүсмерләр) иҗат сараеның «Стайер» берләшмәсе җитәкчесе Зилә Боярова.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Туймазы районы хакимияте.

Туймазыда — спорт үсештә
Туймазыда — спорт үсештә
Автор:
Читайте нас