Милли проектлар
15 февраль 2025, 11:25

Тәтешле районында күчмә күпфункцияле мәдәният үзәге оештырган концерт булды

Тәтешле районы Яңа Чүкүр авылында «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре» төбәк проекты кысаларында күчмә күп функцияле мәдәни үзәк — «Автоклуб» оештырган концерт булды.

Тәтешле районында күчмә күпфункцияле мәдәният үзәге оештырган концерт булдыТәтешле районында күчмә күпфункцияле мәдәният үзәге оештырган концерт булды
Тәтешле районында күчмә күпфункцияле мәдәният үзәге оештырган концерт булды

Концерт бригадасы «Кышкы көйләр» дип исемләнгән төрле күңел ачу программасы әзерләде, очрашуның беренче минутларыннан ук бәйрәм атмосферасын тудырды. Сәхнәдә районның талантлы үзешчәннәре башкаруында моңлы һәм күңелле җырлар яңгырады, бу исә шундук дустанә атмосфера тудырды.

Мәйданда күңелле, шатлыклы атмосфера булды. Тамашачылар дусларча уеннарда һәм әйлән-бәйлән уйнадылар. Ахырдан көчле алкышлар яңгырады.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Тәтешле районы хакимияте.

Тәтешле районында күчмә күпфункцияле мәдәният үзәге оештырган концерт булды
Тәтешле районында күчмә күпфункцияле мәдәният үзәге оештырган концерт булды
Автор:
Читайте нас