Дәүләт ярдәме азык-төлек китерү челтәренә Башкортстанда бизнесның яңа юнәлешен ачарга мөмкинлек бирде
Азык-төлекне китерү буенча федераль челтәр Башкортстан микрокредит компаниясеннән займ алып, 3 миллион сумлык фудтрак сатып алган. Бу ярдәм “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.
- Микрофинанслау эшкуарлык инициативасын тормышка ашыру өчен киң мөмкинлекләр ача, гражданнарга үз бизнесларын ачарга да, үстерергә дә мөмкинлек бирә. Башкортстан микрокредит компаниясе үтә күренмәле эшчәнлек алып бара һәм эшкуарларга файдалы шартлар тәкъдим итә: бирегә түбән процент ставкалары, займнарны оператив рәсмиләштерү һәм килешүләрнең легальлеге керә, — дип ассызыклады Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.
«Башкортстан микрокредит компаниясе» — МСП субъектларына һәм Башкортстанның үзмәшгуль гражданнарына өч елга кадәр эшкуарлык займнары аша микрофинанс ярдәме күрсәтүче дәүләт финанс институты.
Чыганак: Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министрлыгы