Чара "Физик культура һәм спорт" дәүләт программасы чикләрендә сәламәт яшәү үрнәген популярлаштыруга һәм халыкны спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлтелгән. Спартакаидада катнашу - ул мактаулы һәм дәрәҗәле, җиңү - югары нәтиҗәләргә ирешү, рухи көчне һәм максатчанлыкны күрсәтү.
Дүртөйлеләр волейбол, йөзү, өстәл теннисы, шахмат, җиңел атлетика һәм спортның башка төрләрендә ярышалар.
Спорт бәйрәме традицион рәвештә "Русия чаңгы юлы" Бөтенрусия күләмле чаңгы ярышларыннан башланган. Иванай бакчасында үткән чара һөнәри спортчылар өчен дә, актив яшәү үрнәге яклылар өчен дә чын бәйрәмгә әверелгән. Дүртөйлеләр чираттагы тапкыр сәламәт киләчәк һәм актив озын гомерлелек яклы булуларын исбат итәләр.