12 февральдә республиканың барлык шәһәрләре һәм районнарында үз эшеңне ачу мәсьәләләре буенча Бердәм консультацияләр көне үтәчәк. Мәйданнарда Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, «Минем бизнес» Үзәге, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе, Федераль салым хезмәтенең җирле органнары, «Роспотребнадзор» идарәсе, Уфа шәһәр үсеш фонды һәм Кече эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды катнаша. Чараны республика мәшгульлек хезмәте оештырган.
Республикада яшәүчеләрнең, аеруча яшьләрнең, эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү, эшкуарлык компетенцияләре үсеше өчен шартлар тудыру — «Кадрлар» яңа милли проекты юнәлешләренең берсе. 2024 елда республикада эшкуарлык ачу буенча ярдәм күрсәтү дәүләт хезмәте белән 3 меңнән артык эшсез кеше файдаланган, «Русия эше» кадрлар үзәгенең 1211 клиентына белгечләр социаль контракт төзергә булышкан.
Белгечләр консультацияләренә гамәлдәге эшкуарлар да, үз эшен яңа ачарга теләүчеләр дә мөрәҗәгать итә ала.
Дәүләт ярдәме белән эшкуарлык ачу буенча иң популяр юнәлешләр: матурлык индустриясе, терлекчелек, кием тегү һәм ремонтлау, балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү, спорт, ял һәм күңел ачу өлкәләре. Шулай ук массаж ясау салоны, фотостудияләр ачу буенче да теләк белдерүчеләр күп.
БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.