Милли проектлар
11 февраль 2025, 08:04

Акъяр дәваханәсе заманча корылмага баетылды

Комплекс тәүлек әйләнәсенә йөрәк торышын күзәтергә ярдәм итә.

Акъяр дәваханәсе заманча корылмага баетылдыАкъяр дәваханәсе заманча корылмага баетылды
Акъяр дәваханәсе заманча корылмага баетылды

Республиканың Акъяр үзәк район дәваханәсенә тәүлек әйләнәсенә мониторинглау өчен ЭКГ һәм АД «Медиком-комби» комплексы кайтарылган. Быелдан башлап  медицина учреждениеләрен корылмалар белән тәэмин итү «Озайлы һәм актив гомер» яңа милли проекты булышлыгында башкарыла.

         Комплекс тәүлек әйләнәсенә йөрәк торышын күзәтергә ярдәм итә. Ул электрокардиограмманы, кан басымын, сулыш функцияләрен, канда кислород дәрәҗәсен терки. Мондый тикшерү табибка гадәти ЭКГга караганда күбрәк мәгълүмат бирә. Бу төгәл диагноз һәм дөрес дәвалау билгеләү өчен үтә мөһим.

         Мәгълүм булуынча, «Озайлы һәм актив гомер» милли проектының төп максаты — гражданнарның озын гомерлелегенең яңа күрсәткечләренә ирешү. 2030 елга кадәр көтелгән гомер озынлыгын — 78 яшькә, 2036 елга 81 яшькә кадәр кадәр  җиткерү планлаштырылган.

БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас