Иглин районының "Алпамыш" яшьләр үзәге белгечләре балалар социаль приютында булдылар.
7 февраль көнне Башкортстанның Иглин районы «Алпамыш» яшьләр үзәге белгечләре Охлебинино балалар социаль приютында «Йөрәктән-йөрәккә» дигән мастер-класс үткәрделәр. Чара Владимир Путин гамәлгә куйган «Гаилә» гомумдәүләт проекты максатларына туры китереп оештырылды. Мастер-класста балалар МХО сугышчылары өчен йөрәк рәвешендә саклучы талисманнар ясадылар. Зур мәхәббәт белән. Вак-вак кына адымнар, уңыш арты уңышка ирешеп, хәрбиләргә үзләренең балаларча ихлас күңел җылысын бирергә тырышып, искиткеч йөрәкләр әзерләде балалар. Шулай ук белгечләр, Иглин районы хакимияте хезмәткәрләре белән берлектә, сәламәтлеге чикләнгән гаиләләр һәм балалар белән эшчәнлек кысаларында Охлебинино авылы мәдәният йортында дәрес үткәрделәр. Традиция буенча дәрес вак, эре моторика һәм социаль күнекмәләрне үстерүгә багышланды.
Балалар кул һәм бармаклар буыннарын язып, сулыш гимнастикасы белән шөгыльләнделәр һәм зиһен артыру өчен файдалы махсус уеннар уйнадылар. Өстәмә рәвештә балалар Ватанны саклаучылар көненә багышланган махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен открыткалар әзерләделәр, алар талисманнар белән бергә Иглин авылының «Барысы да җиңү өчен» волонтерлар штабына тапшырылачак.