Яшь фермер Абдуррахман Дүсмәтов үз фермер хуҗалыгын төзергә карар кылды. Моның өчен ул «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча грант алуга конкурста катнашуга гариза биргән. Агымдагы елда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм чараларын гамәлгә ашыру «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты буенча да дәвам итә.
«Башкорт токымлы атлар үрчетү» проекты белән конкурста җиңү яулап, фермер 41 башкорт токымлы бия һәм «Беларус» тракторы сатып алган. Ул Борай районында ит продукциясе эшкәртү һәм җитештерү өчен атлар үрчетә. Инде хәзер үк Абдуррахман Дүсмәтовның уңышларын билгеләп үтәргә була. Аның хуҗалыгында 100 гектардан артык чәчүлек мәйданнары бар, аларда солы һәм күпьеллык үләннәр үстерелә. Атлар саны 81 җитте.
«Агростартап» — авыл җирендә даими яшәүче, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә теләүче яисә инде шөгыльләнүче Русия гражданнарына бер тапкыр бирелә торган ярдәм чарасы. Грант 18 айга исәпләнгән һәм проект бәясенең 90 процентка кадәрен каплый. Финанслау алганнан соң фермер эшчәнлеген кимендә 5 ел башкарырга йөкләмә ала. Әгәр 2 миллион сумнан артык акча бирелгән икән, кимендә бер яңа даими эш урыны булдырырга кирәк.
Юлай НИЗАЕВ.
Фото: Борай районы хакимияте тәкъдим итте.