Милли проектлар
7 февраль 2025, 07:38

Туймазы танымаслык булып үзгәрде

“Торак һәм шәһәр мөхите” милли проекты кысаларында Туймазы шәһәре соңгы елларда төзекләндерелде.

Туймазы танымаслык булып үзгәрдеТуймазы танымаслык булып үзгәрде
Туймазы танымаслык булып үзгәрде

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Торак һәм шәһәр мөхите” милли проекты кысаларында Туймазы шәһәре соңгы елларда танымаслык булып үзгәрде.

  • Милли проект исеме астында уңайлы шәһәр мөхите булдыру проектлары арасында үткәрелгән бөтенрусия конкурсында җиңгәннән соң Туймазы шәһәре федераль казнадан 236 млн. сум акча алды, – дип бәян итте шәһәр хакимияте башлыгы Эдуард Рәхмәтуллин. – Бу акчалар шәһәрне тулысынча төзекләндерергә җитте. Шәһәрдә яшәүчеләрнең теләген исәпкә алып, Ленин проспектында җәяүлеләр йөри торган тротуар ясалды. Су ага торган канализация төзелде, заманча светофорлар куелды.

Элек милли проект кысаларында “Кайгылы ана” һәйкәле янындагы территория төзекләндерелгән иде. Аннан тимер юлы вокзалы, парк һәм татар дәүләт драма театры алларына чират җитте. Бу эшләр әле дә дәвам итә. Шәһәрнең үзәк мәйданы танымаслык булып үзгәргән. Эскәмияләр, фонтан, чәчәк клумбалары куелган. 2024 елда аны бөтенрусия конкурсына тәкъдим иткән булганнар. Идел буе федераль округында ул беренче урынны алган, финалда Чечен Республикасы белән Тамбов өлкәсеннән соң өченче урынга лаек булган.
Быел Башкортстанда төзекләндерү эшләре өчен 1,2 млрд сум акча тотыну планлаштырыла.

Чыганак: Министерство жилищно-коммунального хозяйства Республики Башкортостан

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас