РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының «Чиста су» федераль проекты кысаларында Бөре шәһәрен су белән тәэмин итү объектларын төзү эшләре төгәлләнде. Биредә су белән тәэмин итүнең төп чыганагы булып Агыйделнең инфильтрацион сулары тора. Гамәлдәге су алу 1974 елда файдалануга тапшырылган һәм мөмкинлекләре чикле – тәүлегенә 5 мең куб метрга кадәр эшләгән.
- Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Бөредә
12 яңа скважина борауланды. Шуның нәтиҗәсендә гамәлдәге су алуның җитештерүчәнлеге тәүлегенә 15 мең куб метрга кадәр артты. Шулай ук биредә су чистарту станциясе төзелгән, магистраль суүткәргеч участогы салынган, 44,9 км озынлыкта хуҗалык-эчәр суүткәргеч төзелгән. Моннан тыш, территорияне яктырту һәм электр белән тәэмин итү, павильоннар тирәли юллар һәм җәяүлеләр зоналарын каплау эшләре башкарылган. Объектның иминлеген тәэмин итү буенча эшләр башкарылды. Болар барысы да шәһәрдә яшәүче 44,3 мең кешене сыйфатлы су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. 2019 елдан Башкортостан Республикасында эчәргә яраклы су белән тәэмин итү һәм су әзерләү буенча барлыгы 25 объект төзелде һәм реконструкцияләнде, – дип билгеләп үтте Русия Төзелеш Министрлыгының проект дирекциясе җитәкчесе Динә Сафиуллина.2024 елның 31 декабренә үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системаларыннан эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин ителгән Башкортостан Республикасы халкының өлеше – 90,98%, шәһәр халкының 99,6% тәшкил итте.
Чыганак: Башкортстан
Республикасы торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы