Милли проектлар
6 февраль 2025, 08:05

Эшкуарларга – лизинг ярдәме

2024 елда Башкортстанның Төбәк лизинг компаниясе гомум суммасы 375,5 млн сумлык 90 лизинг килешүе төзегән.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

2024 елда Башкортстанның Төбәк лизинг компаниясе гомум суммасы 375,5 млн сумлык 90 лизинг килешүе төзегән.

Бу ярдәм эшкуарларга җиһазлар, махсус техника һәм йөк транспортын да кертеп, 246 лизинг предметы сатып алырга мөмкинлек биргән. Җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 557,6 млн сум тәшкил иткән.

– Эшкуарларга ярдәм итү компанияләр үсеше һәм тулаем төбәк икътисады өчен мөһим. Төбәк лизинг компаниясе кече һәм урта бизнес үсешенә ярдәм итә, ресурсларга керү мөмкинлеген тәэмин итә. Бу эшкуарларга җитештерүне модернизацияләргә, хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга һәм конкурентлыкка сәләтлелекне арттырырга мөмкинлек бирә, – ди эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.

Төбәк лизинг компаниясе республикада беренчеләрдән булып Русия Үзәк банкының партнерлык финанславы буенча экспериментында катнашучылар реестрына керде һәм 28,2 млн сумлык биш килешүне гамәлгә ашырды.

– Экспериментта катнашу ислам финанславы нигезендә бизнесны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Бу безгә ислам принципларын тотучы клиентлар өчен хезмәтләр спектрын киңәйтергә һәм аларны ачык итәргә мөмкинлек бирде, – дип билгеләде Төбәк лизинг компаниясе генераль директоры Азат Хәйруллин.

2024 елның мөһим килешүләре арасында – Уфа авиаташучысының лизинг компаниясе ярдәме белән 119 млн сумлык һава судносы сатып алуы. Финанслау суммасы 30 млн сум тәшкил иткән.

Исегезгә төшерәбез, эшкуарларга ярдәм итү ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проектын гамәлгә ашырырга булыша.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас