«Башкортстан вахтасы» ирләрне гаиләләренә кайтарырга ярдәм итә.
Кичә генә бер танышымның улының авыр вахта хезмәте турында әйткәне колак турында чыңлап тора. 8 айга вахтага китеп эшләгән кеше - гаиләсен, гаиләсе аны күрми. Җитмәсә, чиктән тыш авыр хезмәт ир-егетләрнең сәламәтлеген нык какшата. Эшләп тапкан малның рәхәтен күрми яшәү нигә кирәк?
Бу мәсьәлә уйлый белгән һәр кешегә тынгылык бирми. Төбәк Башлыгы бу мәсьәләне хәл итү, Башкортстан кешеләрен читкә җибәрми, үзебездә эш белән тәэмин итү кирәклеген әйтә килде. Һәм менә яңалык – республикада 500дән артык белгеч «Башкортстан вахтасы» проекты ярдәмендә эш тапкан бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.
Республика проектының арадаш нәтиҗәләре һәм перспективалары турында кичә премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендәге БР Хөкүмәте утырышында фикер алыштылар.
"Хәзерге шартларда сәнәгать предприятиеләре, бигрәк тә оборона комплексы өчен продукция җитештерүчеләр, хезмәт ресурсына ихтыяҗ зур. Бездә 66 шундый производство бар. Билгеләнгән проблеманың бер чишелеше булып „Башкортстан вахтасы” проекты тора. Аның беренче катнашучылары арасында – „Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе“. Хәзерге вакытта предприятие 3,5 меңнән артык өстәмә хезмәткәргә мохтаҗ", – дип билгеләде төбәк кадрлар кытлыгы масштабын Андрей Назаров.
„Башкортстан вахтасы“ проектына беренчеләрдән булып ОДК-Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе кушылды. Узган ел республика районнарында һәм шәһәрләрендә 44 ачык кадрлар сайлап алу уздырылды, аларда биш меңнән артык кеше катнашты. Нәтиҗәләр буенча ОДК-УМПОДА Уфа шәһәреннән читтә яшәүче 515 кеше эшкә урнаштырылган", – дип белдерде Юрий Мельников.
Предприятие программа белән идарә ителә торган станоклар операторы, механика җыю эшләре слесаре, токарь, киң профильле станокчы, шомартучы, фрезерлаучы, бораулаучы, станок һәм слесарь эшләре контролеры кебек массакүләм позицияләргә яңа эшчеләр таба алды. Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, «Башкортстан вахтасы» проектын киңәйтү максатларында ОДК-УМПОның проектта катнашу тәҗрибәсен башка төбәкләргә акча эшләргә китүче белгечләргә карата кызыксыну уяткан башка эре предприятиеләргә дә трансляцияләргә кирәк.
Министрлар Кабинеты башлыгы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына «Башкортстан вахтасы» проектында катнашучы предприятиеләр санын арттыру буенча тәкъдимнәр кертергә кушты, дип хәбәр иттеләр БР Хөкүмәте матбугат хезмәтендә.
Бу проект тагын да күбрәк кешеләргә меңәр чакрым җиргә китми, үзебездә эш табарга ярдәм итсә, “Гаилә” гомумдәүләт проекты кысаларында әти-әниләрне, балаларны хәстәрлекләү буенча чагыштырмача бер нәтиҗәле адым булыр. Шул вактта гаиләләрнең ныклыгы, гаилә кыйммәтләре артыр.