Милли проектлар
5 февраль 2025, 05:08

Сыр ничек ясала?

Сөт комбинатына сәяхәт.  

Сыр ничек ясала?Сыр ничек ясала?
Сыр ничек ясала?

Сөт комбинатына сәяхәт.

 

Ярмәкәй районының Суккүл авылы укучылары Бәләбәй сөт комбинатында экскурсиядә булдылар. Экскурсия «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проектының максатларына һәм бурычларына туры килүче «Киләчәккә билет» программасын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

 Балалар, продукциясе Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә киң билгеле бу предприятиенең эше белән танышты.

Экскурсия вакытында укучыларга комбинат тарихы, сөт комбинатында җитештерелә торган продукциянең үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Иртә һөнәри юнәлеш алу өчен, укучыларны сөт сәнәгате технологы, пастеризация аппаратчысы, май ясау, сыр ясау, сөт һәм әче сөт продукциясе җитештерү кебек сөт эшкәртү сәнәгате һөнәрләре белән таныштырдылар.

Сыр ничек ясала?
Сыр ничек ясала?
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас