Милли проектлар
5 февраль 2025, 05:44

Сания апага 100 яшь тулды!

Нәсибаш кызын В.Путин үзе тәбрик итте.

Сания апага 100 яшь тулды!Сания апага 100 яшь тулды!
Сания апага 100 яшь тулды!

Нәсибаш кызын В.Путин үзе тәбрик итте.

Салават районының Нәсибаш авылында яшәүче Сания Әхмәтова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан аны ил Президенты Владимир Путин котлады. «Без сезнең буын — җиңүчеләр һәм иҗат итүчеләр буыны белән чын күңелдән горурланабыз. Сез Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән уздыгыз, ә сугыштан соң иптәшләребез, бөтен халкыбыз белән илебезне торгыздыгыз. Сезнең тормыш юлыгыз һәрвакыт ныклык, игелеккә һәм гаделлеккә ышаныч, Ватанга тирән, эчкерсез мәхәббәт үрнәге булып торачак", – диелә котлау телеграммасында. Сания Әхмәтова 1925 елда Салават районының Нәсибаш авылында туа. Ул Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, тыл хезмәткәре, хезмәт ветераны. Бүгенге көндә ул балалары, оныклары һәм туруннары игътибарында бәхетле гомер итә.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас