Ул нинди шартларда һәм күпме бирелә?
Башкортстан Республикасында 2019 елдан 2024 елга кадәр «Агростартап» грантын 333 яшь фермер алды. «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында 1 млрд 39 млн сумнан артык күләмдә дәүләт ярдәме бүлеп бирелгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төбәк проекты «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.
– Фермер хуҗалыклары республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә мөһим роль уйныйлар, авылларда мәшгульлекне арттыруга ярдәм итәләр, авыл территорияләрен үстерүгә этәргеч бирәләр, –дип билгеләп үтте БР Хөкүмәте Премьер – министры урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Узган ел фермерлар 30 млрд сум тирәсе авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерделәр, бу республика күләменең 13% тан артыгын тәшкил итә, һәм без бу секторда күрсәткечләрнең тагын да артуына исәп тотабыз.
Исегезгә төшерәбез, «Агростартап» гранты конкурс нигезендә 7 млн сум күләмендә бирелә (ит һәм сөт юнәлешендәге эре мөгезле терлекләр), башка юнәлешләр буенча 5 млн сумга кадәр һәм уртак финанслау шартларында – проект суммасының кимендә 10% ы үз акчалары булырга тиеш. Грантны җиһазлар, авыл хуҗалыгы техникасы, терлек, җир мәйданы, биналар, корылмалар, авыл хуҗалыгы җитештерү эшенен алып бару өчен урыннар сатып алуга, шулай ук җитештерү һәм склад биналарын төзүгә, ремонтлауга, модернизацияләүгә һәм үзгәртеп коруга һәм башка шундый максатларга җибәрергә мөмкин.