Барлык яңалыклар
Милли проектлар
4 февраль , 19:35

Кыр-Теләүледә яңа медпункт ачылды

Яңа учреждение халыкка озак еллар файда китерер, Алла боерса.

Кыр-Теләүледә яңа медпункт ачылды
Кыр-Теләүледә яңа медпункт ачылды

Шаран районы Кыр-Теләүле авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Быелдан мондый объектларны «Озак һәм актив тормыш»  милли проекты буенча төзиләр, дип хәбәр иттеләр төбәк сәламәтлек саклау министрлыгында.

 Элек ФАП 1992 елда төзелгән бинада урнашкан булган. Яңа учреждение заманча таләпләр һәм стандартлар нигезендә урнаштырылган. Ул халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү һәм персоналның уңайлы эшләве өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган. ФАПта фельдшер кабинеты, процедура бүлмәләре, пациентлар өчен көтү бүлмәсе, санузел, персонал өчен бүлмәләр, медикаментлар саклау бүлмәләре бар.

Өлкән яшьтәгеләр һәм аз хәрәкәтләнүчеләр өчен ишек төбендә эшчеләр пандус ясаганнар. Әлеге медпунктта беренчел медицина-санитария ярдәмен 360 кеше алачак, шул исәптән 34 бала.

«Озак һәм актив тормыш» милли проектының төп максаты – кешеләр озын-озак, сәламәт яшәсен өчен.  2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр, ә 2036 елга 81 яшькә кадәр арттыру планлаштырыла. Милли проект ярдәмендә медицина учреждениеләре яңартыла, тернәкләндерү системасы камилләштерелә, милли тикшеренү үзәкләре челтәре үсеш ала, сәламәтлек саклауны цифрлаштыру буенча эш алып барыла. Яңартылган милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: