-7 °С
Болытлы
Амбулаториядә тугыз авылдан 3 меңгә якын кеше дәвалана. Элек амбулатория 1970 елда төзелгән бинада булган.
Яңа бина заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган. Терапевт, педиатр кабинетлары, прививка ясату, процедура бүлмәләре, көндезге стационар, санузел һәм медикаментлар саклау бүлмәсе бар.
Өлкән яшьтәгеләр һәм аз хәрәкәтләнүчеләр өчен керү урынында пандус ясалган.
2025 елдан медицина учреждениеләрен төзү «Озайлы һәм актив тормыш» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча гамәлгә ашырыла.