Башкортстан Республикасында «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыруның алты елында 1760 чакрымнан артык юл һәм 1,5 мең метрга якын күпер ремонтланган. Бу хакта төбәк Транспорт министрлыгында хәбәр иттеләр.
Эшләр Кырмыскалы, Кушнаренко, Уфа, Благовещен, Чишмә, Иглин районнарында, Уфа һәм Уфа агломерациясендә башкарылды. Моннан тыш, белгечләр Ишембай, Стәрлетамак районнарында һәм Стәрлетамак шәһәрендә, Салаватта һәм Ишембайда юл объектларын, шулай ук терәк юл челтәренә керә торган трассаларны яхшырттылар.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты ил юлларын уңайлы һәм куркынычсыз итәргә тиеш. Милли проектның төп максаты — юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә үлүчеләр санын 2030 елга 3,5 тапкырга киметү. Бу милли проект буенча эш 2019 елдан 2024 елга кадәр алып барылды.