Сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм спортны үстерүгә юнәлдерелгән «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында 1 февральдә Башкортстанның Дүртөйле районы Әсән авылы мәдәният сараеның спорт залында бөек шагыйрь Шәйхзадә Бабичның тууына 130 ел тулуга багышланган волейбол турниры булды.
Бу турнир чын спорт бәйрәменә әверелде һәм катнашучыларны да, җанатарларны да берләштерде. Мәйданчыкта чын спорт дәрте атмосферасы хөкем сөрде, һәр уенчы команда өчен җаваплылык тойды.
Ярыш йомгаклары буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: I урын - Дүртөйле шәһәренең НГДУ командасында, II урын — «Җиңү»дә, III урын — «Яшьләр»дә, IV урын — «Әсән» командасында.
"Бу турнир инде күркәм традициягә әверелде һәм районыбызда волейболны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итә. Барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!",- диде Дүртөйле районы хакимиятенең яшьләр белән эшләү һәм физик культура, спорт һәм туризмны үстерү бүлеге җитәкчесе Данил Дәүләтов.