Башкортстан – Русия күләмендә туризм үсеше буенча тәүге бишлектә.
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә 2024 елда туризм инфраструктурасы үсеше нәтиҗәләрен барладылар һәм 2025 елга бурычлар билгеләделәр.
“Туризм һәм кунакчыллык индустриясе”милли проекты кысаларында Башкортстанның туризм тармагы 3,7 миллиард сум акча алган. Шуларның 1,4 миллиард сумы – федераль акчалар.
Күпчелек дәүләт ярдәме күрсәтелгән проектлар Уфада, Белорет, Нуриман, Бөрҗән, Баймак, Караидел һәм Әбҗәлил районнарында тормышка ашырыла.
Фото: glavarb.ru