Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 февраль , 17:10

Матур тешләр – сәламәтлек билгесе!

   Республикада “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проекты уңышлы тормышка ашырыла.

Матур тешләр – сәламәтлек билгесе!
Матур тешләр – сәламәтлек билгесе!

   Республикада “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проекты уңышлы тормышка ашырыла.

   Уфаның стоматология клиникасы әнә шул проект кысаларында Башкортстан микрокредит компаниясеннән 3 миллион сум күләмендә займ алган. Бу акчалар кирәкле корылмалар һәм материаллар сатып алу өчен кулланылган.

   Клиника хезмәткәрләре күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерә һәм үзләренең төп бурычы итеп пациентларның саулыгын саклауга зур өлеш кертү икәнлеген ассызыклый.

   -Безнең клиника моннан 5 ел элек эш башлады һәм 2020 елдан башлап бирегә 18 миллион сумнан артык акча инвестицияләнде. Нәтиҗәдә, без ике меңнән артык пациенттан торган клиент базасын булдырдык,- ди клиника вәкилләре.

 Фото: glavarb.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: