Дүртөйленең Төрбәк авылында өр-яңа авыл мәдәният йорты төзелде.
Авыл халкы күптән көтеп алган мәдәният учагы Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты буенча төзелгән. Биредә инде тәүге мәдәни чаралар гөрләгән дә: төрбәклеләрнең катнашлыгында яңа ел маскарады үткән.
-Хәзер безнең бар авыл халкының да җыелышыр, бәйрәмнәр үткәрер, корцертлар оештырыр, бер-беребез белән рәхәтләнеп аралашыр урыныбыз бар. Балалар өчен уңайлы, иҗади яктан үсешкә ирешер өчен булдырылган киңлек ачылды,- ди бүген төрбәклеләр.