Милли проектлар
1 февраль 2025, 06:02

Нефтекамада дәрәҗәле конкурсның сайлап алу этабы узды

Нефтекама балалар музыка мәктәбендә Бөтенрусия конкурсының сайлап алу туры узды.

Нефтекамада дәрәҗәле конкурсның сайлап алу этабы уздыНефтекамада дәрәҗәле конкурсның сайлап алу этабы узды
Нефтекамада дәрәҗәле конкурсның сайлап алу этабы узды

Нефтекама шәһәре Балалар музыка мәктәбенең концертлар залында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Яшь талантлар» Бөтенрусия арт-проектының сайлап алу туры узды. Ул «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында булды.

Бәйгедә «Фортепиано», «Тынлы һәм бәрмә инструментлар» бүлекләре балалары катнашты. Иң яхшы башкаручы исеме өчен 8 яшьтән 14 яшькә кадәрге 15 яшь талант көч сынашты. Башлап килүче музыкантлар өчен бу үзләрен таныту, һөнәри үсештә бер адым алга бару мөмкинлеге. Бу вакыйга бер үк вакытта балалар өчен ярыш та, бәйрәм дә булып тора.

Яшь катнашучылар флейта, труба, тенор, тромбон, фортепиано кебек уен коралларында үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Нефтекама мәдәният идәрәсе.

Нефтекамада дәрәҗәле конкурсның сайлап алу этабы узды
Нефтекамада дәрәҗәле конкурсның сайлап алу этабы узды
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас