«Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Чаткылар» район мәдәният йорты агиткультбригадасы Башкортстанның Чакмагыш районы Яңа Калмаш авылында күчмә концерт оештырды. Күчмә концертлар һәрвакыт аеруча зур кызыксыну уята, чөнки алар артистларга күрше авыл кешеләре белән аралашырга гына түгел, аларга үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә дә мөмкинлек бирә. Район мәдәният йортының иҗат коллективы традицион халык номерларын да, заманча музыкаль композицияләрне дә үз эченә алган киңкырлы программа әзерләгән. Кыскасы, һәркемгә күңеленә хуш килгәнен табарга мөмкинлек бирелде. Җирле халык чыгышларны алкышлар белән кабул итте.