Чакмагыш районының Иске Калмаш авыл модельле китапханәсендә «Гаилә» милли проекты кысаларында яшь китап укучылар өчен рәсем сәнгате буенча «Кыз портреты» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Аны китапханә кунагы, Уфаның «Росток» фән, инновацияләр һәм иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Светлана Кашаева үткәрде.
Балалар рәсем сәнгате, бигрәк тә кеше портреты жанры турында бик күп кызыклы нәрсәләр белде. Алар портретның кешегә сәнгати характеристика чараларының берсе булуын өйрәнде. Портретта кешегә карата үз мөнәсәбәтең чагыла һәм тышкы кыяфәтне: фигураларны, йөзләрне, киемнәрне, хәрәкәтләрне, ишарәләрне һәм манераларны сурәтләү юлы белән аның характеры ачыла. Мастер - класс вакытында балалар кеше сурәтенең анатомик үзенчәлекләрен, күләгәләр салу ысулларын өйрәнде. Һәр катнашучыга педагог профессиональ киңәшләре белән ярдәм итте, ә катнашучылар үзләре тәэсирләре белән уртаклашты. Китапханәче килүчеләрне китапханә фондындагы рәссамнар һәм рәсем сәнгате турындагы басмалар белән таныштырды.
"Бүген китапханәдәге иҗат дәресендә балалар сынлы сәнгать, төрләр һәм жанрлар, бигрәк тә кеше портреты жанры турында күп кызыклы нәрсәләр белде. Дәрестә егетләр карандаш белән кызның рәсемен ясап карады. Иҗат процессы мавыктыргыч булды. Үз эшенең профессионалы белән аралашу балаларда күңелле хисләр һәм сәнгатькә җанлы кызыксыну уятты", - дип билгеләде китапханәче Фирүзә Хаҗиева.