Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Россия лыжнясы» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы 8 февральдә бөтен ил буйлап узачак. Быел ярышларга төп старт Мәскәү өлкәсендәге «Планерная» Олимпия укыту-спорт үзәге территориясендә биреләчәк.
Ярышта балалар һәм өлкәннәр катнаша. Һәр категория өчен 5 һәм 10 км дистанцияләр әзерләнгән. Махсус чаңгы трассалары да каралган. Катнашуга гаризаны "Дәүләт хезмәтләре" («Госуслуги») аша 6 февральгә кадәр бирергә мөмкин. Бары тик медицина рөхсәте генә кирәк булачак.
Массакүләм старт башланганчы Мәскәү янында тагын башка ярышлар да узачак. Мәсәлән, 5-7 февральдә спринт форматында төнге чаңгы ярышы, ретрогонка һәм балалар өчен ярышлар үтәчәк. Барлык ярышлар да «Лужники»да оештырыла.
Шулай ук Бөтенроссия узышын Санкт-Петербург, Омск, Самара, Курган, Ивановск, Свердловск өлкәләре, Карелия һәм башка өлкәләр кабул итәчәк. Барлык төбәкләр һәм катнашу кагыйдәләре турында тулырак "Дәүләт хезмәтләре" порталында белергә мөмкин.