Караидел районының Әтнәш авылында «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты ярдәмендә яңа табиб амбулаториясе ачылды.
Амбулатория берьюлы 17 авыл халкына хезмәт күрсәтәчәк. Сүз, аерым алганда, профилактик тикшерүләр уздыру, беренчел диагностика һәм, әлбәттә, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү турында бара. Бу бигрәк тә авылларның зур хастаханәләрдән ерак булуы шартларында актуаль, дип билгеләп үттеләр район хакимиятендә. Модульле бинаны заманча җиһазлар белән баетып кына калмаганнар, пациентлар һәм хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар да тудырылган. Амбулаториядә табиблар, урта звено белгечләре кабинетлары, прививка ясату, процедура бүлмәләре, шулай ук көндезге стационар урнаштырылган. Моннан тыш, анда даруханә барлыкка килгән һәм хәзер пациентлар туган авылларыннан чыкмыйча гына дарулар сатып ала алалар.
Чыганак: Башинформ.
Автор фотосы.