Шушы көннәрдә Дүртөйле районында яңа табиб амбулаториясе ачылган.
Исмаил авылында яңа модульле табиб амбулаториясе барлыкка килгән. Быелдан медицина учреждениеләре төзелеше «Озайлы һәм актив тормыш» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча гамәлгә ашырыла.
Амбулатория заманча медицина корылмалары һәм җиһазлар белән тәэмин ителгән. Пациентлар кабул итү бүлмәсе, терапевт, педиатр кабинеты, күзәтү, прививка ясату, процедура бүлмәсе, көндезге стационар, санузел һәм медикаментлар саклау бүлмәсе бар. Өлкән яшьтәгеләр һәм аз хәрәкәтләнүчеләр өчен керү юлында пандус ясалган.
Элек амбулатория 1970 елда төзелгән бинада булган. Табиб амбулаториясе сигез авыл халкын хезмәтләндерәчәк: Исмаил, Чишмә, Түбән Әлкәш, Югары Әлкәш, Сикаликүл, Зитембәк, Иске Балтач, Көчергеч ааыллары.
Беренчел медицина-санитария ярдәмен 2826 кеше алачак, шул исәптән 465 бала.
"Озайлы һәм актив тормыш" - милли проектның төп максаты 2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр арттыру.
Чыганак: Башинформ.