Милли проектлар
29 гыйнвар 2025, 12:12

Башкортстан 41 ил белән хезмәттәшлек итә

Башкортстан 41 ил белән хезмәттәшлек итәБашкортстан 41 ил белән хезмәттәшлек итә
Башкортстан 41 ил белән хезмәттәшлек итә

2019 елдан 2024 елга кадәр Русиядә «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты эшләп килде. Аның төп максатларының берсе агросәнәгать комплексы продукциясен чит илләргә экспортка чыгаруны арттыру булды.

Илкүләм проект кысаларында үзебезнең продукцияне чит ил базарларына чыгаруны киләчәктә да дәвам итәчәкләр. Башкортстан АПКсы продукциясен җитештерүчеләр «Беренче чор» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның алты елында чит илләргә товар җибәрүне 2,8 тапкырга арттырдылар (финанс чагылышында). 2019 елда республика агросәнәгать комплексында экспорт күләме 112,6 млн долларга 330,9 мең тонна тәшкил иткән, ә 2024 елда күрсәткечләр инде 320,9 млн долларга 620 мең тоннага кадәр үскән.

Башкортстан дөньяның 41 иле белән тышкы икътисади эшчәнлеген дәвам итә. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас