РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Яшьләр һәм балалар” милли проектына ярашлы, Тәтешле районында мәктәп укучылары өчен блокадалы Ленинград турында тематик дәрес үткәргәннәр.
Дәрес барышында балаларга ул вакытларның куркынычлылыгы турында бәян итеп, ул вакытларны онытмаска, хәтердә сакларга икәнлеген аңлатканнар. Ленинградлыларның авыр тормыш юлы, ипи нормасы, “Тормыш юлы”, блокада шартларында яшәү... 11 яшьлек Таня Савичеваның тарихын аерым вакыйга итеп сөйләгәннәр. Аның көндәлеге ул вакытларның шаһиты булып тора.
Дәрес тәмамланыр алдыннан укучылар блокада карлугачлары ясаганнар. Ул блокада вакытында туганнардан зхәбәр бирүче бердәнбер өмет чаткысы булган.
Чыганак: Тәтешле районы хакимияте.