Милли проектлар
28 гыйнвар 2025, 07:08

Билгиш яңа ФАПлы булды

Элеккеге пунктлары 1972 елда төзелгән булган.

Билгиш яңа ФАПлы булдыБилгиш яңа ФАПлы булды
Билгиш яңа ФАПлы булды

 

Аскын районының Билгиш авылында яңа фельдшер-акушер пункты ачылды.

Республика сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, элеккеге пунктлары 1972 елда төзелгән булган. Аның канализация һәм суы булмаган. Модуль бина бөтен заманча шартларга туры китереп эшләнгән һәм авыл халкына сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен каралган. ФАПта фельдшер кабинеты, процедура, көтү бүлмәсе, дарулар саклау өчен махсус урыннар бар. Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен пандус урнаштырылган.

Бу яңа ФАПта  270 кеше, шул исәптән 39 бала ярдәм алачак. Пациентларны фельдшер Айгөл Халазтдинова кабул итәчәк. Ул медицинада 15 ел хезмәт итә.

Яңа ФАП РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Озайлы һәм актив тормыш” милли проекты кысаларында ачылды. Аның максаты – 2030 елга кадәр илдә яшәүчеләрнең уртача гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр җиткерергә.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас