Милли проектлар
27 гыйнвар 2025, 05:06

Агыйдел шәһәре укучылары өчен яңа офыклар ачыла

2025 елның 23 гыйнварында Агыйдел шәһәрендә “Яшьләр һәм балалар” милли проекты максатларында Уфа дәүләт нефть техник университеты ректоры Олег Баулин белән очрашу узды.

УДНТУ – Русиянең иң эре техник югары уку йортларының берсе, ул нефть-газ тармагы кадрларын, шулай ук төзелеш һәм транспорт предприятиеләре һәм муниципаль идарә органнары өчен белгечләр әзерли. Очрашу барышында шәһәр хакимияте һәм университет арасында уртак эшчәнлек турында килешү имзаланды. Әлеге килешү республиканың иң яхшы югары уку йортларына укырга керергә теләүче мәктәп укучылары өчен яңа перспективалар тудырачак.

Очрашу кысаларында шулай ук эшлекле киңәшмә узды, анда УДНТУның шәһәрнең мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлеген үстерү буенча алдагы адымнары турында фикер алыштылар. Шул исәптән күчмә һөнәри юнәлеш бирү чарасын үткәрү, көллият филиалы яисә мәктәп базасында шәһәр мәктәпләрен тәмамлаучыларны челтәрле укытуны оештыру.

Хезмәттәшлек өчен төп белем бирү мәйданчыгы Агыйдел шәһәренең Р.К. Холбан исемендәге 1 нче санлы урта мәктәбе булачак, анда профильле класс формалашачак. Киләчәктә башка уку йортларын тоташтыру планлаштырыла. 

Чыганак: agidelroo.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас