Узган ел физик күрсәткечләрен күрсәтергә өлгермәгәннәр моны агымдагы елда эшли ала. ГТО нормативларын тапшыру милли максатларны алга сөргән "Физик культура һәм спортны үстерү" дәүләт программасы максатларына туры китереп оештырылган.
Русия Федерациясенең теләсә кайсы гражданы физик әзерлек дәрәҗәсенә тест узарга мөмкин. Моны бөтен ил буйлап ачыла торган махсус тест үзәкләрендә эшләргә мөмкин. Туймазы районында ГТО сынау үзәге түбәндәге адрес буенча урнашкан: Туймазы шәһәре, 8 Март ур., 6. Барлыгы яшь буенча 18 төркем бар. Һәр төркемдә үз нормативлары билгеләнгән. Аларны тапшыру өчен хастаханәдән белешмә алырга кирәк.
Юлай НИЗАЕВ.
Фото: Туймазы районы хакимияте.