23 январь көнне Кадрлар үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды. Шәһәрнең йөзләгән студенты кирәкле һөнәрләр һәм хезмәт шартлары турында белде. Булачак профессионалларга хезмәт хакы түләп производство практикасын узу мөмкинлеге тәкъдим ителде.
20дән артык эш бирүче студентларга үз вакансияләрен тәкъдим итте, шул исәптән укудан буш вакытта һәм җәйге чорда эшләп матди хәлне яхшыртырга мөмкин булганнарын да.
Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары эш тәкъдим итүчеләр белән аралаштылар. Шулай ук практика узу сроклары турында фикер алыштылар, хезмәт хакы күләме белән кызыксындылар.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: Нефтекама хакимияте.