"Сәламәтлек саклау" милли проектының "Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү системасын үстерү" федераль проекты булышлыгында Караидел районының Әтнәш авылында яңа амбулатория бинасы ачылды. Учреждение 17 авылны хезмәтләндерәчәк. Район хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин яңа медучреждениеның әһәмиятен билгеләде һәм арытаба да район авыллары инфрастурктурасын үзгәртү һәм үстерү буенча эшләячәкләрен билгеләде.
Заманча корылмаларга баетылган яңа амбулаториянең иркен һәм җылы кабинетларында беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Амбулатория беренчел тикшерүләрдән алып ашыгыч ярдәмгә кадәр ярдәм күрсәтәчәк. Авылларның эре медицина учреждениеләреннән ерак булуын искә алганда, бу - аеруча мөһим.
Фото: Караидел район хакимияте сайтыннан.