Стәрлетамак шәһәрендә беренче "акыллы" светофор урнаштырылган. Интеллектуаль видеоаналитикалы светофор шәһәрнең Блюхер урамындагы 5-нче санлы гимназия һәм 1-нче санлы мәктәп арасында куелган. Бу эш "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" милли проекты булышлыгында тормышка ашырылган.
Акыллы светофор җәяүлеләр өчен генә түгел, руль артындагылар өчен дә бик уңайлы. Видеоаналитика функциясе булуы аркасында кешенең җәүлеләр үтә торган урынга якынлашуы белән светофорның кызыл сигналы автомат рәвештә кабына. Светофорда шулай ук гобопроектор урнаштырылган, ул исә җәүлеләр үтә торган юлны яктырта. Начар күрүчеләр өчен светофорның тавыш сигналы да бар.
Моннан тыш, былтыр Стәрлетамакта" Хәвефсез сыйфатлы юллар" милли проекты булышлыгында мәктәп яннарында заманча өч светофор урнаштырылган.
"Башинформ" буенча.