Милли проектлар
24 гыйнвар 2025, 05:16

Нут борчагын күп сатканбыз

Республика аграрийлары чит илгә нут борчагын озатуны арттырган.

Нут борчагын күп сатканбызНут борчагын күп сатканбыз
Нут борчагын күп сатканбыз

Әлеге кузаклы культураны үстерү - Башкортстан аграр секторының керемле өлкәләренең берсе. Мәсәлән, былтыр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләребез чит илләргә 1700 тонна "төрек борчагы"н экспортка озаткан. Казахстанга 1450 тонна озатылса, Төркиягә - 176 тонна, Кыргызстанга - 50 тонна, Әфганстанга 20 тонна озатылган.
Шушы көннәрдә Хәйбулла районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре Казахстанга тагын да 169 тонна киптерелгән нут озаткан.
Үзебездә җитештерелгән продукцияне чит илләргә озату эшләре "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас