Барлык яңалыклар
Милли проектлар
23 гыйнвар , 08:47

Эчәр суың сыйфатлымы?

Башкортстан халкының 90 проценттан артыгы сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителгән.

https://house.bashkortostan.ru
https://house.bashkortostan.ru

“Чиста су” федераль проекты ярдәмендә Башкортстан халкының 90 проценттан артыгы сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителгән.

Башкортстанда ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Чиста су” федераль проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле үзәкләштерелгән су системаларыннан эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин ителгән республика халкының өлеше 3,3 процентка арткан. Һәм бүген ул 90,9 процент тәшкил итә. Төбәктә эчәр су белән тәэмин итүче 25 объект төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системаларыннан эчә торган суның сыйфаты 174 меңнән артык кеше өчен яхшырган.

“Чиста су” федераль проектына ярашлы җәлеп ителгән федераль акчалар күләме буенча Башкортстан Идел буе федераль округында – 1нче, Русия Федерациясендә 8нче урынны алды.

Моннан тыш, 2024 елда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү төбәк программасын гамәлгә ашыруның беренче этабы тәмамланды. 21 объектта реконструкция һәм капиталь ремонт үткәрелде.

2025 елдан эчәргә яраклы су белән тәэмин итү объектларын төзү һәм җылылык, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын капиталь ремонтлау чаралары “Яшәү өчен инфраструктура” яңа милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылачак.

https://house.bashkortostan.ru
https://house.bashkortostan.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: