Баймак дәваханәсендә УЗИ аппаратлары яңарды.
Баймак үзәк район дәваханәсенә ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Башкортстан Республикасында сәламәтлек саклауны үстерү” дәүләт программасына ярашлы, яңа УЗИ аппаратлары кайтарылды. Заманча медицина корылмалары ультратавыш ярдәмендә тикшерүләр үткәрү мөмкинлеген киңәйтә. Яңа УЗИ аппаратлары чирне башланып торган вакытта ачыкларга ярдәм итә. Эчке органнарның һәм системаларның патологик үзгәрешләрен күрергә ярдәм иткән корылма, табипларга вакытында дөрес диагноз куеп, тиз дәвалый башлау мөмкинлеген бирә.
Бу аппарат белгечләрнең эшен күпкә җиңеләйтә һәм уңайлы итә.
– Яңа алынган корылмалар төрле чирләрне диагностикалау вакытын тизләтәчәк һәм пациентларга югары дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, – ди Баймак үзәк район дәваханәсенең баш табибы Илшат Рыскуҗин.