Барлык яңалыклар
Милли проектлар
22 гыйнвар , 09:49

Ярмәкәйдә туризм өлкәсендәге проектлар уңышлы тормышка ашырыла

Башкортстанның Ярмәкәй районында туризм өлкәсендә берьюлы берничә уңышлы практика гамәлгә ашырыла. “Туризм һәм кунакчыллык” милли проекты кысаларында 2024 елда Ярмәкәй районында “Яңа дөнья” глэмпингы ачылды. Проектның гомуми бәясе 4,5 млн. сум тәшкил иткән. 0,6 га җир кишәрлеге мәйданында өч катлы бөтен сезонлы глэмпинг урнашкан. Ул 12 кеше сыйдырышлы бер модульдән тора. Санитария блогы, кухня зонасы белән тәэмин ителгән, экологик чиста материаллардан эшләнгән инновацион мичле мунча комплексы бар. Территориядә шулай ук утын белән җылытыла торган себер чаны, мангал зонасы бар.

Ял итү өчен уңайлы урыннар булдыру, күрсәткечләр һәм мәгълүмат стендлары урнаштыру, җәяүлеләр зоналарын һәм ял итү зоналарын төзекләндерү – боларның барысы да туристлар өчен инфраструктураны үстерү буенча хезмәт күрсәтүләр комплексына керә.

Туризм үсешенең тагын бер юнәлеше – мәдәни һәм спорт чараларын оештыру. Бу төрле фестивальләр, ярминкәләр, концертлар, спорт ярышлары яки башка чаралар. Ярмәкәй районында Ык төбәге халыкларының "Ата-бабалар җире" төбәкара фестивале үткәрелә – бу җыр, бию, милләтара дуслык һәм үзара хөрмәт бәйрәме. Анда Башкортстан һәм Татарстан республикаларының, Ырынбур өлкәсенең 15 шәһәр һәм районнарыннан 20дән артык коллектив катнаша. 

Чыганак: ermekeevo.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: