Әфганстан Башкортстаннан агач материаллары, шулай ук ашлык һәм аны эшкәртү продуктлары экспорты күләмнәрен арттырды, дип белдерделәр Россельхознадзорның БР буенча идарәсендә.
Кичә күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре Белорет предприятиесе тарафыннан Әфганстанга экспорт өчен әзерләнгән ылыслы агач токымнарыннан 115 кубометр агач материалын контрольдә тоткан. Агач эшләнмәләренә пробалар лаборатор экспертиза узды.
"Энтомологик экспертиза нәтиҗәләре буенча карантинлы зарарлы организмнар ачыкланмаган. Продукция Әфганстанга озатылды", – дип нәтиҗә ясадылар Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, “Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык” милли проекты кысаларында “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты – 2030 елга чимал булмаган энергетика булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган реаль үсешен тәэмин итү.
Чыганак: bashinform.ru