Милли проектлар
21 гыйнвар 2025, 07:40

Төзек, матур урыннар тагын да артачак

Башкортстанда 94 иҗтимагый киңлек төзекләндереләчәк.

Төзек, матур  урыннар тагын да артачакТөзек, матур  урыннар тагын да артачак
Төзек, матур урыннар тагын да артачак

 Башкортстанда быел «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты ярдәмендә төзекләндереләчәк 94 иҗтимагый киңлек билгеләнгән.

Бу максатларга 1,2 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелә. Бу хакта төбәкнең ТКХ министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, район үзәкләрен төзекләндерүгә аерым игътибар биреләчәк. Моның өчен республикада финанслау тәртибен үзгәрттеләр. Әйтик, узган ел гомум сумманың 70% ы шәһәрләргә, ә 30% ы авыл җирлекләренә бирелгән булса, 2025 елда шәһәрләргә – 56%, авыл җирлекләренә 44% бирелә.

Исегезгә төшерәбез, «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы буенча төзекләндерелә торган объектларны бөтенрусия онлайн-тавыш бирү кысаларында халык үзләре сайлый.

Узган ел территорияләрне сайлау буенча тавыш бирүдә Башкортстанда яшәүче 974 мең кеше катнашты. Республика тавыш бирүчеләр саны буенча илдә лидер булып тора.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас