+22 °С
Яңгыр
200 урынга исәпләнгән учреждение «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында төзелә, быелдан аның бурычларын «Озайлы актив тормыш» яңа милли проекты үтәвен дәвам итәчәк.
Төзелеш мәйданында эшләр узган елның көзеннән башланды.
Яңа поликлиника 9 нчы полилингваль мәктәп янында урнашачак.
БР сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләүләренчә, табиблар заманча һәм уңайлы кабинетларда эшләячәк. Объектның бәясе 582,6 млн.сум тәшкил итә, шуларның 420,7 млн.- федераль бюджеттан.