Башкортстан 2024 елда Кытайга грануллы чөгендер жомы экспортын 70 процентка арттырды. Узган елның 12 аенда республика Кытай Халык Республикасына авыл хуҗалыгы терлекләре өчен 42,5 мең тоннадан артык азык өстәмәсе экспортлаган. Бу 2023 елга караганда 18 мең тоннага күбрәк.
Экспорт партияләреннән алынган пробалар Россельхознадзор карамагындагы сынау лабораториясендә барлык кирәкле тикшеренүләр узды.
Шул ук вакытта Россельхознадзор 13-16 гыйнварда Кытай Халык Республикасына экспорт өчен Чишмә һәм Раевка шикәр заводлары тарафыннан әзерләнгән гранулалы чөгендер жомыныж беренче партиясен контрольдә тотты. Терлек азыгы салынган 154 тимер юл вагонының гомум авырлыгы 3957 тонна тәшкил иткән. Продукция үрнәкләре энтомологик һәм гербологик экспертизалар узган. Карантинлы зарарлы организмнар ачыкланмаган. Продукция экспортка озатылган.
Исегезгә төшерәбез, «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» милли максаты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты гамәлгә ашырыла, ул ил Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.